Нияз Хаќиђхмђтов-Татарстан  рђссамнар берлеге ђгъзасы. 1969 нчы елда Казан шђџђрендђ туа. 4 нче балалар рђсем мђктђбендђ белем ала. 1968 нче елда Казан сынлы сђнгать училищесын, аннан соћ Санкт-Петербургтагы И. Репин исемендђге сђнгать институтын тђмамлый. Хђрби хезмђттђ була. Хђзерге кљндђ њзе белем алган училищеда яшь рђссамнар ђзерли.

Биографиясе шундый. Гади џђм кыска. Ђйе, ул Тавил Хаќиђхмђтов улы. Тик танылган рђссамныћ малае гына тњгел. Ул-њзе рђссам! Татарстан рђссамнар берлеге ђгъзасы булганнан гына да чыгып ђйтмим. Рђсемнђре, ђлбђттђ, мине сокландыра. Лђкин аларга бђя бирергђ мин сђнгать белгече тњгел. Фикерлеве, дљньяга карашы, фђлсђфђсе-менђ кайда тойдым мин аныћ рђссамлыгын. Тарих џђм тарихилык... Авыл џђм шђџђр... Тел џђм ђхлак... Ни турында гына сљйлђшмик, џђр сњз миллђт язмышына барып тоташа.

Ић сокландырганы-Нияздагы милли хис, татар белђн горурлану џђм татар љчен хафалану тойгысы. Милли сђнгатьнећ нђфислеген-гњзђллеген бљтен тирђнлеге белђн ачарга омтылу.

Њзе ђйткђнчђ, нђселдђн - ата-бабадан килђ торган нечкђлек. Нђселлђре-Сабаныћ атаклы кљмешчелђре. Нияз њзен шул нђсел учагыныћ бер очкыны дип саный.

"Миндђ орнаментка мђкиббђнлек бар. Эчтђн сиздерђ. Џаман да вак ђйберлђргђ тартылам",-ди ул. Сњздђ генђ "вак" диеп ђйтелђ, чынлыкта аныћ љчен рђсем сђнгатендђ вак нђрсђ юк. Нђкъ менђ шул детальлђр-дивар бизелешеме, китап тышлыкларымы, кара савыты яки калђмме, урындык яки бишекме - вакытны-вакыйганы чагылдыручы тљп элементлар бит.

Югары Совет бинасында куелган "Казан каласы-таш кала" књргђзмђсен карагач, шаккаттым. Шулкадђр књп хљзмђт салынган ул эшлђргђ. "Монда мљмкин булмаган бер генђ нђрсђ дђ юк,-ди Нияз њзе.-Чорны књзаллау љчен археологик табылдыклар аркылы фикерлђргђ кирђк. Музейларда бик књп байлыкларыбыз ята. Тарих белђн шљгыльлђнђ башлавым-башка авторларныћ тарихи ђсђрлерендђ шул замандагы мохитнећ тирђнтен яктыртылмавыннан. Тарихи чыганакларны белмђњдђн рђсемнердђ књп тљгђлсезлђклђр китђ. Књћелсез хђл. Књргђзмђдђге эшлђр исђ-киткђн дљньяныћ матурлыгын књрсђтергђ телђњ.

Нияз Хаќиђхмђтов.Сафагђрђй.
"Казан каласы-таш кала" сериясеннђн. "Сафа-Гђрђй хан". (темпера). 1996-1997 нче ел.

"Шагыйрь Мљхђммђдьяр" "Шагыйрь џђм дипломат Кол Шђриф" "Сљембикђ" "Њтђмеш бишеге", "Сафагђрђй", "Тђхет залында Нурсолтан", "Хан џђм шагыйрь", "Кол Шђриф мђчетендђ"... барысы 14 картинадан торган књргђзмђдђ, чынлап та, татар дљньясыныћ халђте, хисе тоемлана.

Рђсем сђнгатендђ дистђлђгђн юнђлеш бар. Реалистик юнђлеш-сђнгатьнећ ић камил џђм бљек юнђлеше, дип саный Нияз. Тик сђнгать ђсђрен берничек тђ ул критерийлардан чыгып кына бђялђргђ ярамый. Сђнгать тарихында Рђссам дљньяныћ матурлыгын, књпкырлылыгын мљмкин кадђр њзгђртмичђ њз ђсђрлђре аша кешелђргђ ќиткерергђ омтылган. Сђнгатьнећ кљче хискђ бђйле. Рђсем буяуларга салынган хис белђн кеше књћелендђ тирђн тойгы уята ала икђн-ул инде сђнгать ђсђре.

"Њтђмеш бишеге" (темпера).
1996-1997 нче ел.
Нияз Хаќиђхмђтов.Њтђмеш бишеге.

"Рђсем сђнгатендђ њзећне бик кић ачарга була. Яхшы рђссам булу љчен, мљмкин кадђр књбрђк белергђ кирђк. Сђнгатьне дђ, тарихны да, ђдђбиятны да, этика, эстетика фђннђрен дђ. Агач эшен дђ, электр белђн эретеп ябыштыру, кисњ эшлђрен дђ белергђ туры килђ..."

Ђйткђнебезчђ, Нияз яшь рђссамнар ђзерли. "Ђлбђттђ, училищеда таланты булмаган яшьлђр укымый. Лђкин њз талантыћны саклап кала, њстерђ, камиллђштерђ дђ белергђ кирђк бит ђле,-ди Нияз.-Тик... бер кызганыч хђл, училищены тђмамлап, Санкт-Петербург сынлы сђнгать институтына китњчелђрнећ књбесе йђ Мђскђњдђ, йђ Санкт-Петербургта кала..."

Чыннан да, югары сђнгать белеме алган рђссамнар туган бишеклђренђ яћадан ђйлђнеп кайтсын, њз халкына хљзмђт итсен иде. Андыйлар ђлегђ књп тњгел шул.

Илсђяр ИКСАНОВА

Артка.

Татарстан республикасыныћ компьютер челтђре Web-серверы
©1997-99 Казан дђњлђт университеты