Иделдђ кояш баешы. Татарлар борынгыдан ук Идел дип йљрткђн бу бљек елга ярбуйларында яшђгђн хисапсыз књп буыннар љчен тормыш чыганагы, туйдыручы џђм књћел юаткычы булып хљзмђт иткђн џђм хђзер дђ хљзмђт итђ.

Мђћгелек Рим шђџђре белђн чагыштыру монда очраклы тњгел, џђм бу чагыштыру бњгенге Казанныћ Иделнећ сул як ярында ќиде калкулыкта кић ќђелеп урнашкан булуында гына да тњгел. Татарстан ќљмџњриятенећ гербында канатлы барс тљшерелгђн. Легенда буенча, шул барс бер ятим баланы табып, дошманнардан йолып алып, тђрбиялђп њстерђ. Римлелђр легендасындагы ана бњре охшашлыкларга гаять бай бљтендљнья тарихында бары тик параллель образ гына. Тљп охшашлык Евразиянећ урта гасыр тарихында Казан џђм Казан татарларыныћ борынгы мђгърифђтле дђњлђте тоткан ић њзђк џђм ђџђмиятле ролендђ. Џђр тарихта да арттырулар, фаразлар, уйдырмалар тискђре, ялгыш карашларга ышанып эш итњлђр тулып ята, лђкин Казан татарлары љлешенђ тљшкђн кадђр тарихи аћлашылмаулар, каршылыклар, елъязмалардагы хыялый уйдырмалар кебек бљтен дљнья халыкларыныћ бик азгына гына туры килгђндер.

Кайчандыр шљхрђт казанган џђм гљрлђп њскђн Болгар шђџђре урнашкан урында хђзерге тарихи-архитектур аяулык килњчелђр љчен џђрвакыт ачык. Бирегђ кызыксынучан туристлар, Татартстанныћ борынгы тарихын белергђ омтылњчы кешелђр килђ.

"Тата", "татар" исеме урта гасыр башында ерак Кытайдан килгђн; анда монгол кабилђлђренећ берсен шулай атаганнар. Дљресме, юкмы, алар басып алучы Чыћгызхан сугыш чукмакларыныћ тирђ- якныћ куркытып торган ќићелмђс авангарды булганнар, имеш. Мљселман илен басып алганнан соћ ќићелгђн џђм Алтын Урда дђњлђте булып оешкан џђм Русьтан кљнчыгыштарак урнашкан барлык тљрки телле кабилђлђр "татарлар" дип йљртелгђннђр.

Лђкин тарихныћ дљреслеге шунда ки, хђзерге "Казан татарлары" Идел белђн Чулман елгалары арасында бик књптђннђн, Чыћгызхан џљќњмнђренђ кадђр њк, яшђгђннђр, шулай булгач, алар џич тђ килеп утырган гына халык тњгел. Тарихчы џђм этнограф Н. Воробьев болай яза: "Татар атамасын (Алтын Урда халыкларына руслар биргђн атама) Идел-Чулман тљбђгендђ яшђњчелђргђ карата руслар Казан Ханлыгы оешкач џђм хан дђњлђтенећ рус дђњлђтен ќићеп, Казан татарларыныћ чын Алтын Урда татарларын књлђгђдђ калдыруларыннан соћ гына куллана башлыйлар, џђм русларныћ Алтын Урдага карата элекке мљнђсђбђтлђре, тулысы белђн Казан Ханлыгына џђм аныћ халкына књчђ. Анда яшђњче фин кабилђлђре аларны "татар" дип тњгел, ђ искечђ "болгар" дип йљртђлђр. Татарлар њзлђрен бу исем белђн беркайчан да атамаганнар, Казан татарлары аны њзлђрен тњбђнсетђ торган кушамат дип кабул иткђннђр џђм њзлђренећ чын тарихи њзатамаларын "Идел болгарлары"н џђрвакыт изге итеп хђтерлђрендђ саклаганнар".

[Артка | Алга]

Татарстан республикасыныћ компьютер челтђре Web-серверы
©1997-99 Казан дђњлђт университеты