Татар филологиясе, тарихы џђм кљнчыгыш теллђр факультеты


Кабул итњ комиссиясе

ТАТАР УРТА МЂКТЂПЛЂРЕ ЉЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННЂН ПРОГРАММА

Татар филологиясе, тарихы џђм кљнчыгыш теллђр факультетына укырга керњчелђр љчен


КАЗАН - 1998

Казан дђњлђт университеты Советы тарафыннан 1996 елныћ 16 декабрендђ расланды, беркетмђ 5.
Тљзњчелђредоцент Ф.Ш. Нуриева
љлкђн укытучы М.М. Шакурова
Фђнни редакторыдоцент С.М. Ибраџимов

К Е Р Е Ш

Бу программа университетныћ татар филологиясе, тарихы џђм кљнчыгыш теллђр факультетына керергђ ђзерлђнњчелђр љчен тђкъдим ителђ. Ул урта мђктђптђ њтелгђн татар теле курсын њз эченђ ала. Анда югары уку йортына керергђ телђњчелђр љчен мђќбњри булган белем џђм књнекмђлђр књлђме књрсђтелђ. Программага тел белеменећ бњлеклђре - фонетика џђм графика, орфография, орфоэпия, лексикология, сњз ясалышы, морфология, синтаксис, пунктуация, стилистика, сљйлђм культурасы кертелгђн. Татар теле џђм ђдђбиятыннан язма џђм телдђн имтиханнарда абитуриентныћ урта мђктђптђ џђм махсус урта уку йортында алган белемнђренђ таянып эш ителђ, шунлыктан, бу программаны тљзегђндђ, урта мђктђп программалары тљп нигез итеп алынды. Бу программадан шулай ук башка факультетларга керњче (рус теле урынына татар теленнђн имтихан тапшыручы) абитуриентлар да файдалана алалар.

ТАТАР ТЕЛЕ

Программада тел белеменећ барлык тармаклары да урын алган. Бу программа телебезнећ авазлар системасын, грамматик тљзелешен нигезле њзлђштерњне, сљйлђмдђ шуннан иркен файдалана белњгђ ирешњне максат итеп куя.
Язу џђм сљйлђм культурасыныћ тњбђн булуы телнећ аваз составын, лексик џђм грамматик мђгънђсен аерып бетермђњдђн, сњз ясалу, тљрлђнњ закончалыкларын анык књзалламаудан, синтаксик тљзелмђлђргђ анализ ясау књнекмђлђренећ ќитмђвеннђн килђ.
Татар теле курсы телнећ фонетик џђм грамматик тљзелешен тирђн белергђ, сњзлек хђзинђсенећ тљрле лексик катламнарын танырга, татар орфоэпиясенећ тљп кагыйдђлђрен яхшы њзлђштерергђ, графика џђм орфография арасындагы бђйлђнешне џђм аерманы књрђ белергђ љйрђтђ.
Татар телен предмет буларак љйрђнњ хђзер 11 класска кадђр дђвам итђ. Телнећ фонетик џђм грамматик категориялђрен, алардагы њзенчђлеклђрне кабат искђ тљшерњ џђм ныклы итеп њзлђштерњ максатыннан, 5-11 класслар љчен чыгарылган татар теле дђреслеклђренђ, методик кулланмаларга мљрђжђгать итђргђ мљмкин.

I. ТЕЛ џђм ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕ.

Тел турында гомуми тљшенчђ. Тел гыйлеменећ ђџђмияте, бурычлары џђм тармаклары (фонетика, лексика, сњз ясалышы, морфология, синтаксис, стилистика).
Телнећ иќтимагый роле џђм тарихи њсеше.
Аралашу чарасы буларак татар теле џђм аныћ башка тљрки теллђр арасында тоткан урыны.
Тљрки, фин-угор, славян теллђре турында тљшенчђ.
Татар теленећ тљп диалектлары (урта диалект, кљнбатыш (мишђр) диалекты џђм кљнчыгыш (Себер татарлары) диалекты.
Ђдђби сљйлђм џђм аныћ стильлђре. Сљйлђм стиленећ тљрлђре џђм њзенчђлеклђре. Ђдђби стильнећ язма џђм сљйлђме тљрлђре. Матур ђдђбият стиле, фђнни џђм публицистик стильлђр. Рђсми стиль. Стилистиканыћ нигезе буларак синонимика. Лексик џђм грамматик синонимнар.
Сљйлђм культурасы. Сљйлђм тљгђллеге. Сљйлђмнећ аћлаешлы булуы. Сљйлђм сафлыгы џђм ќыйнаклыгы. Аџђћле сљйлђм.

II. ФОНЕТИКА џђм ГРАФИКА. ОРФОГРАФИЯ.

Фонетика турында тљшенчђ. Сљйлђм авазлары. Авазларныћ язуда бирелеше. Авазларныћ артикуляциясе.
Сузык џђм тартык авазлар, аларныћ ясалышы џђм укылышы.
Сузык авазлар. Калын џђм нечкђ сузыклар а-ђ, о-љ, у-њ, ы-э(е), ый-и. Иреннђрнећ катнашу-катнашмавына карап, сузыкларны иренлђшкђн џђм иренлђшмђгђн сузыкларга бњлњ. Рус теленнђн кергђн сузык авазлар.
Телдђ
џђм , , џђм
авазларыныћ дљрес ђйтелеше.
Я, ю, е хђрефлђренећ дљрес язылышы.
Авазлар љлкђсендђге њзгђрешлђр. Татар телендђ сингармонизм законы, аныћ тљрлђре (аћкау гармониясе, ирен-ирен гармониясе). Сингармонизмныћ сакланмаган очраклары (алынмаларда џђм кушма сњзлђрдђ). Сузыкларныћ кыскаруы (редукция).
Тартык авазлар. Яћгырау џђм саћгырау тартыклар. Тел арты к џђм г, кече тел - увуляр [къ] џђм [гъ], џ џђм х, ћ тартыклары џђм аларныћ дљрес ђйтелеше. Ирен-ирен [w], (авыл, тау, џава), ирен-теш [в] (врач, вагон) авазлары џђм аларныћ дљрес ђйтелеше. У, њ џђм в хђрефлђренећ дљрес язылышы.
Сљйлђмдђ тартыкларныћ њзгђрешлђре џђм аларныћ тљрлђре (ассимиляция, диссимиляция, чиратлашу џ.б.). Куш авазлар џђм аларныћ тљрлђнеше.
Иќек турында тљшенчђ. Татар телендђ иќек калыплары. Логик басым. Сљйлђмдђ логик басымныћ роле. Интонация, аныћ тљп љлешлђре (пауза, тойгы басымы, сљйлђм кље џ.б.).
Графика џђм алфавит. Графика турында тљшенчђ. Хђзерге татар алфавитына характеристика. Орфография. Орфография турында тљшенчђ. Орфографиянећ ђџђмияте. Татар теле орфографиясенећ тљп принциплары: фонетик, морфологик, тарихи, график принциплар. Дљрес язу кагыйдђлђре. (Баш хђрефлђрне куллану. Сњзлђрне аерып, кушып, сызыкча аша язу. Сњзлђрне юлдан юлга књчерњ).
Татар халкыныћ язу тарихы (рун гарђп, латин, кирилл алфавитлары).
Орфоэпия. Ђйтелеш џђм язылышта аермалы очраклар. Ђдђби ђйтелешне бозып сейлђњ џђм аныћ сђбђплђре. Алынма сузыкларныћ дљрес ђйтелеше.

Фонетик анализ ясау тђртибе.

  1. Сњзне иќеклђргђ таркатырга, басымын књрсђтергђ.
  2. Сњздђ ничђ аваз џђм ничђ хђреф барын билгелђргђ.
  3. Авазларны џђм хђрефлђрне рђттђн санап чыгарга.
  4. Сузык авазларны рђттђн санап чыгарга џђм, ђйтелешлђрен билгелђп (калынмы-нечкђме, иренлђшкђнме-иренлђшмђгђнме), сњзнећ буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
  5. Тартык авазларны рђттђн санап чыгарга џђм ђйтелешелђрен билгелђргђ (яћгырањмы-саћгырањмы), ясалу урыннарыннан чыгып, тартыкларны аерырга (ирен-ирсн: п, 6, м, w, ирен-теш: в, ф џ.б.).
  6. Сњздђ авазларныћ њзгђреше (аккомодация, ассимиляция, диссимиляция, чиратлашу) аћлатыла.

Њрнђк:

Ќиха'н
  • Сњз ике иќектђн тора: ќи - џан, басым соћгы иќеккђ тљшђ.
  • Бу сњздђ 5 аваз џђм 5 хђреф бар.
  • Авазлар- ќ , и, џ, а, н.
    • Хђрефлђр "жэ","и","џэ", "а", "эн".
  • Сузык авазлар
    • и - [и] алгы рђт сузыгы, иренлђшмђгђн.
    • а - [а] арткы рђт сузыгы, иренлђшмђгђн.
    Бу сњз сингармонизм законына буйсынмаган.
  • Тартык авазлар
    • ж - [ж] - яћгырау тартык, тел-аћкау тартыгы.
    • џ - [џ] - саћгырау тартык, йоткылык авазы (фарингаль аваз).
    • н - (н] яћгырау тартык, тел-теш тартыгы, борын авазы.

    III. ЛЕКСИКОЛОГИЯ.

    Лексика турында тљшенчђ. Лексикология, аныћ тармаклары (ономасиология, семасиология, этимология, фразеология, лексикография, ономастика). Сњзнећ лексик мђгънђсе џђм аныћ тљрлђре (тљп џђм књчерелмђ, конкрет џђм абстракт мђгънђлђре џ.б.).
    Татар теленећ сњзлек составы џђм андагы њзгђрешлђр. Искергђн сњзлђр (архаизмнар, тарихи сњзлђр). Яћа сњзлђр (неологизмнар). Терминнар. Диалекталь сњзлђр.
    Татар телендђ гарђп-фарсы, рус, Европа теллђреннђн алынган сњзлђр (китап, имтихан, фђрештђ, дару, совет, республика, штаб, матрос, футбол, шинель, либретто).
    Бер генђ мђгънђле џђм књпмђгънђле (полисемик) сњзлђр. Сњзлђрнећ туры џђм књчерелмђ мђгънђсе. Књчерелмђ мђгънђлђрнећ барлыкка килњ юллары: метафора, метонимия, синекдоха.
    Омонимнар џђм аларныћ тљрлђре: омоформадар ( яу - ява, яу -яуны), омофоннар (бал авыз - балавыз), омографлар (бњлмђ - бњлмђ). Синонимнар. Синонимик оя, доминанта. Антонимнар, аларныћ тљрлђре.
    Татар телендђ фразеологик ђйтелмђлђр, аларны тљркемлђњ.
    Лексикография, аныћ тљп бурычлары. Сњзлеклђр џђм аларныћ тљрлђре (телара, аћлатмалы, орфографик, фразеологик, диалектологик сњзлеклђр, синонимнар сњзлеге, энциклопедиялђр, аерым язучыныћ теленђ караган сњзлеклђр џ.б.).
    Ономастика турында тљшенчђ. Аныћ тармаклары.
    Сњзнећ килеп чыгышы тарихын љйрђнђ торган тармак (этимология).

    Лексик берђмлеклђрне тикшерњ тђртибе.

    1. Сњзнећ килеп чыгышын (генезисын) билгелђргђ.
    2. Ќљмлђдђ кулланылган синоним, антоним, омоним, књчерелмђ џђм тљп мђгънђдђге сњзлђрне табарга.
    3. Кулланылышы ягыннан актив я пассив булуын билгелђргђ.

    Њрнђк:


    Галимнђр књк йљзендђ кљнђш яћлыйг. (Мђњлђ Колый)
    • галимнђр - алынма сњз, гарђп теленнђн кергђн, тљп мђгънђдђ, актив кулланылыштагы сњз.
    • књк - тљрки-татар сњзе, тљп мђгънђдђ, актив кулланылыштагы сњз.
    • йљзендђ - тљрки-татар сњзе, књчерелмђ мђгънђдђ, актив кулланыла.
    • кљнђш - тљрки-татар, тљп мђгънђдђ, пассив кулланылышта (архаизм), кояш сњзе мђгънђсен белдерђ.
    • яћлыйг - тљрки-татар сњзе, ярдђмлек сњз тљркеме, пассив кулланылган (тарихи сњз), кебек бђйлеге мђгънђсендђ.

    IV. С Њ 3  Я С А Л Ы Ш Ы.

    Тел гыйлеменећ бер љлкђсе буларак сњз ясалышы. Сњзнећ мђгънђле кисђклђре.
    Тамыр џђм кушымча. Сњз ясагыч кушымчалар. Мљнђсђбђт белдерњче кушымчалар бђйлђгечлђр (-ныћ, -нећ, -га, -гђ, -ым, -ем, -ыћ, -быз, -без џ.б.) џђм модальлек (-чык, -чек, -кай, -кђй, -рак, -рђк, -нчы, -нче, -ды, -де, џ.б.). Кушымчаларныћ сњзлђргђ ялгану тђртибе (бакча-чы-лык-ны, кош-кай-ны, юл- га џ.б.).
    Сњзнећ нигезе. Тамыр џђм ясалма нигез.
    Ясалышы ягыннан сњз тљрлђре џђм аларныћ дљрес язылышы.
    Тамыр сњз. Ясалма сњзлђр (яшьлек, кљрђк, эшче).
    Кушма сњзлђр (халыкара, кљнбатыш, берьюлы). Парлы сњзлђр (кљн-тљн, аћ-белем, малай-шалай, бђйнђ-бђйнђ). Кыскартылма сњзлђр (КДУ, драмтњгђрђк).

    Сњз тљзелешен тикшљрњ тђртибе.

    1. Сњзне мђгънђле кисђклђргђ таркатырга, аныћ ничђ мђгьнђле кисђктђн торуын књрсђтергђ.
    2. Сњзнећ тамырын табарга, мисалга 2-3 тамырдан сњз уйлап ђйтергђ.
    3. Кушымчаларныћ кайсы тљркемгђ керњлђрен ђйтергђ.
    4. Нигезен књрсђтергђ.
    Язмача тикшерњ: кошкайны
    - тамыр,
    - сњз ясагыч кушымча,
    - модальлек кушымчасы,
    - бђйлђгеч кушымча,
    - нигез).

    • кош - тамыр;
    • кай - модальлек кушымчасы;
    • ны - бђйлђгеч кушымча;
    • кошкай - нигез.

    V. МОРФОЛОГИЯ.

    Сњз тљркемнђре турында тљшенчђ. Мљстђкыйль сњз тљркемнђре (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рђвеш). Ярдђмлек сњз тљркемнђре (теркђгеч, бђйлек, кисђкчђ).
    Хђбђрлек сњзлђр. Ымлык џђм аваз ияртемнђре.

    И с е м

    Исемнсћ лексик грамматик мђгънђсе. Ялгызлык џђм уртаклык исемнђр. Исемнђрнећ морфологик билгелђре (сан, килеш, тартым белђн тљрлђнеше). Исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнеше, мђгънђсе џђм белдерелњ чарасы. Тљрле килештђ килгђн исемнђрнећ ќљмлђдђге функциясе.
    Тартымлы исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнеше. Тартым кушымчаларыныћ дљрес язылышы. Тартым џђм килеш кушымчаларын куллануда стилистик тљрлелек.
    Исемнђрнећ ясалыш ягыннан тљрлђре: тамыр исем, ясалма исем, кушма исемнђр (саф кушма исемнђр), парлы, тљзмђ, кыскартылма исемнђр. Исем ясагыч кушымчалар (исемнђн исем ясаучылар: -лык, -лек, -чы, -че, -даш, -дђш, -таш, -тђш; фигыльдђн исем ясаучылар: -гыч, -геч, -кыч, -кеч, -ма, -мђ, -ак, -ђк џ.6.).
    Исемнђрдђ иркђлђњ-кечерђйтњ кушымчалары: -кай, -кђй, -чык, -чек, -каш, -кђш.
    Синоним џђм антоним исемнђр.

    Сыйфат.

    Сыйфатларныћ лексик грамматик мђгънђсе, морфологик билгелђре.
    Сыйфат дђрђќђлђре: тљп, чагыштыру, артыклык џђм кимлек.
    Сыйфатларныћ тљзелеше. Тамыр, ясалма, кушма
    парлы сыйфатлар.
    Сыйфат ясагыч кушымчалар (-лы, -ле, -сыз, -сез; -гыч, -геч/-кыч, -кеч; -гы, -ге/-кы, -ке; -лык, -лек, -чан, -чђн џ.б.).
    Алынма сыйфатлардагы кушымчаларныћ дљрес язылышы (ль//-аль//-ональ: соци-аль шартлар, документ-аль фильм, раци-ональ ысул; -он: традици-он караш; -ар/яр/: регул-яр эш, элемент-ар мђсьђлђ, -ый//-и: табиг-ый, даим-и џ.б.).
    Синоним џђм антоним сыйфатлар. Сыйфатларныћ исемлђшње.
    Сыйфатларныћ синтаксик функциялђре.

    Сан

    Сан турында гомуми тљшенчђ. Морфологикк билгелђре. Сан џђм саналмыш. Саннарныћ башка мљстђкыйль сњзлђрдђн аермасы.
    Сан тљркемчелђре: тљп, тђртип, бњлем, чама, ќыю саннары.
    Аларныћ ясалу њзенчђлеклђре (-нчы//-нче, -ынчы//-енче, -ар//-ђр, -шар//-шђр, -лап//-лђп џ.б.).
    Ясалыш ягыннан сан тљрлђре: тамыр сан, ясалма сан, кушма саннар (саф кушма сан), парлы сан, тезмђ сан. Саннарныћ дљрес язылышы (беренче класс, унбер, йљз илле ике, љч-дњрт џ.б.).
    Саннарныћ синтаксик функцияларе.

    Алмашлык

    Алмашлыкларныћ тљп мђгънђсе. Морфологик билгелђре. Аларныћ башка мљстђкыйль сњзлђрдђн аермасы. Алмашлыкларныћ башка сњз тљркемнђрен алыштырып килњлђре. Алмашлыкларныћ тљркемчђлђре.
    Зат џђм књрсђтњ алмашлыклары џђм аларныћ килеш белђн тљрлђнеше.
    Тартым, сорањ, билгелђњ, билгесезлек алмашлыклары џђм аларныћ кулланылыш њзенчђлеклђре.
    Юклык алмашлыклары. Алмашлыкларныћ дљрес язылышы.
    Алмашлыкларныћ синтаксик функциялђре.

    Ф и г ы л ь

    Фигыльнећ лексик-грамматик мђгънђсе, башлангыч формасы. Барлык-юклык тљре. Юклык формасындагы фигыльлђрдђ басым, аларныћ дљрес язылышы. Фигыльнећ зат-сан белђн тљрлђнеше. Фигыль юнђлешлђре. Фигыль дђрђќђлђре. Татар телендђ фигыльлђрдђ дђрђќђ белдерњнећ синтетик џђм аналитик юлы.
    Фигыль тљркемчђлђре турында гомуми тљшенчђ.
    Боерык фигыль. Аныћ мђгънђсе, нуль форма белђн белдерелње, зат-сан балђн тљрлђнеше. Боерык фигыльнећ дљрес язылышы.
    Хикђя фигыль. Аныћ тљп мђгънђсе џђм заман тљрлђре: хђзерге, њткђн џђм килђчђк заманнар. Бу заманнарныћ тљп мђгънђлђре, форма ясалышы, зат-сан белђн тљрлђнеше.
    Шарт фигыль. Аныћ мђгънђсе, белдерелњ формасы, зат-сан белђн тљрлђнеше.
    Фигыльнећ затланышсыз формалары.
    Сыйфат фигыль. Аныћ сыйфат џђм фигыль билгелђре. Сыйфат фигыльнећ заман белђн тљрлђнње: хђзерге, њткђн, килђчђк заман формалары.
    Хђл фигыль. Хђл фигыльдђ рђвеш џђм фигыль билгелђре. Хђл фигыльнећ формалары (-ып//-еп//-п, -а//-ђ, -ый//-и, -гач//-гђч//-кач//-кђч, -ганчы//-гђнче//-канчы//-кђнче), барлык-юклык тљре. Ќљмлђдђге функциясе.
    Исем фигыль, аныћ мђгънђсе, язылышы, дљрес язылышы. Исем фигыльнећ исемгђ ђйлђнњ очраклары.
    Инфинитив, аныћ тљп мђгънђсе, ясалышы (-ырга//-ергђ, -арга/-ђргђ, -рга//-ргђ), дљрес язылышы.
    Ярдђмче фигыльлђр (икђн, имеш, иде, ит, кыл џ.б.) џђм аларныћ кулланылышы. Эшнећ њтђлњ тљсмерен белдергђн фигыльлђрнећ тљзелеше. Мљстђкыйль фигыльлђрнећ ярдђмче фигыль функциясендђ йљрње.
    Фигыльлђрнећ ясалышы. Синоним џђм антоним фигыльлђр.
    Фигыльлђрнећ ќљмлђдђге функциясе.

    Р ђ в е ш

    Рђвешнећ лексик-грамматик мђгънђсе.
    Рђвеш тљркемчђлђре: саф рђвешлђр, књлђм-чама рђвешлђре, охшату-чагыштыру рђвешлђре, вакыт рђвешлђре, урын рђвешлђре, сђбђп-максат рђвешлђре.
    Рђвешлђрнећ ясалышы ягыннан тљрлђре (тљп рђвешлђр, ясалма рђвешлђр, парлы рђвешлђр џ.б.). Морфологик юл белђн ясалган рђвешлђр (-ча//-чђ: татар-ча, рус-ча, минем-чђ; -дай//-дђй //-тай//-тђй: кош-тай, аю-дай; -лап//-лђп: ун-лап, чилђк-лђп, ђкрен-лђп; -лай//-лђй: буш-лай, тере-лђй џ.6.).
    Рђвешлђрнећ дљрес язылышы џђм ќљмлђдђге функциялђре.
    Рђвеш белђн сыйфат арасында уртак яклар џђм аермалар.

    Теркђгечлђр

    Теркђгечлђрнећ грамматик мђгънђлђре. Теркђгечлђрнећ тљрлђре: тезњче (жыючы, каршы куючы, бњлњче) џђм ияртњче теркђгечлђр, аларныћ сњз џђм ќљмлђлђрне бђйлђњ њзенчђлеге.
    Башка сњз тљркемнђре исђбенђ теркђгечлђрнећ артуы (бер, кирђк, булсын, аеруча, башкача ђйткђндђ џ.6.).
    Теркђгечлернећ дљрес язылышы.

    Б ђ й л е к

    Бђйлеклђрнећ грамматик мђгънђлђре, синтаксик функциялђре.
    Нинди килешне талђп итњенђ карап бђйлеклђрне тљркђмлђњ баш (билгесез) џђм иялек килешен талђп итњче бђйлеклђр, юнђлеш килешен талђп итњче бђйлеклђр, чыгыш килешен талђп итњче бђйлеклђр.
    Бђйлек ролендђ йљрњче исемнђр (ас, љс, ян, як, эч џ.б.). Бђйлек сњзлђр.

    К и с ђ к ч ђ

    Кисђкчђнећ сњз тљркеме буларак њзенчђлеге. Аларныћ тљп мђгънђлђре џђм тљркемчђлђре: кљчђйтњне, чиклђњне, сорауны, якынлык-ераклык яки тизлекне, раслауны, ныгытуны, билгесезлекне, шљбџђлђнњ-икелђнњне, њтенњ, телђк џђм юклыкны белдерђ торган кисђкчђлђр.
    Кисђкчђлђрнећ дљрес язылышы (ук-њк, да-дђ, та-тђ, гына-генђ, кына-кенђ, мыни-мени џ.б.).

    Хђбђрлек сњзлђр

    Хђбђрлек сњзлђр турында гомуми тљшенчђ. Хђбђрлек сњзлђр (бар, юк, тиеш, кирђк, мљмкин. ярый, ђйе џ.б.), аларныћ мђгънђсе. Хђбђрлек сњзлђрнећ мљстђкыйль ќљмлђ кисђге булып килњлђре.

    Ы м л ы к

    Ымлыкларныћ башка сњз тљркемнђреннђн аермасы. Сљйлђмдђге роле џђм белдергђн мђгънђсе. Ымлыкларныћ дљрес язылышы (о-џо-џо, их, ах, џа, ђџђ, уф, аџ-ваџ, тфњ, ай-яй, мм џ.б.).

    Аваз ияртемнђре

    Аваз ияртемнђре турында гомуми тљшенчђ. Аваз ияртемнђре (мыр-мыр, мияу, џау-џау, мики-ки-ки, кар-р-р, мыш-мыш џ.б.), аларныћ мђгънђлђре.
    Аваз ияртемнђренећ дљрес язылышы.

    Сњз тљркемнђрен тикшерњ тђртибе.

    Исем сњз тљркеме:
    1. Ясалышы аћлатыла.
    2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуы књрсђтелђ.
    3. Килеш, тартым, сан белђн тљрлђнгђн булуы билгелђнђ.
    4. Кайсы сњзне ачыклавы (яки кайсы сњзне иярње) ќђя эчендђ књрсђтелђ.
    5. Ќљмлђдђге вазифалары билгелђнђ.
    Сыйфат сњз тљркеме:
    1. Ясалышы аћлатыла.
    2. Булса, дђрђќђсе билгелђнђ.
    3. Кайсы сњз тљркемен ачыклавы аћлатыла.
    4. Ќљмлђдђге вазифасы билгелђнђ.
    Сан сњз тљркеме:
    1. Ясалышы аћлатыла.
    2. Тљркемчђсе билгелђнђ.
    3. Исемлђшкђн сан булса, килеш, тартым, сан белђн тљрлђнеше књрсђтелђ.
    4. Ќљмлђдђге вазифасы билгелђнђ.
    Алмашлык сњз тљркеме:
    1. Ясалышы билгелђнђ.
    2. Тљркемчђсе билгелђнђ.
    3. Кайсы сњзне алмаштырып килњенђ карап, тљрлђнеше књрсђтелђ.
    4. Ќљмлђдђге вазифасы билгелђнђ.
    Рђвеш сњз тљркеме:
    1. Ясалышы аћлатыла.
    2. Тљркемчђсе књрсђтелђ.
    3. Булса, дђрђќђсе билгелђнђ.
    4. Исемлђшеп килсђ, исемгђ хас тљрлђнеше књрсђтелђ.
    5. Ќљмлђдђге вазифасы билгелђнђ.
    Фигыль сњз тљркеме:
    • Затланышлы фигыльлђрне тикшерњ тђртибе:
      1. Ясалышы аћлатыла.
      2. Тљркемчђсе билгелђнђ (хикђя, шарт,боерык).
      3. Тљрлђнеше: зат-сан, барлык-юклык, юнђлеш, дђрђќђ кушымчалары књрсђтелђ. Хикђя фигыльнећ заман формасы билгелђнђ.
    • Затланышсыз фигыльлђрне тикшерњ:
      1. Ясалышы аћлатыла.
      2. Тљркемчђсе билгелђнђ (сыйфат ф. , хђл ф., исем ф., инфинитив).
      3. Фигыльгђ хас барлык-юклык, юнђлеш, дђрђќђ кушымчалары књрсђтелђ. Исем фигыльне тикшергђндђ, исем кебек тљрлђнешен дђ (килеш, тартым, сан кушымчаларын) књрсђтергђ, сыйфат фигыльне тикшергђндђ заманын билгелђргђ кирђк.

    Ярдђмлек сњз тљркемнђрен тикшерњ.

    Бђйлек:
    1. Сњз тљркеме билгелђнђ.
    2. Бђйлекнећ нинди килеш талђп итње џђм мђгънђсе књрсђтелђ.
    Тљркђгеч:
    1. Сњз тњркеме билгелђнђ.
    2. Тљркемчђсе аћлатыла џђм сњзлђрне яки ќљмлђлђрне бђйлђве аерып књрсђтелђ.
    Кисђкчђ:
    1. Кисђкчђ белдергђн мђгънђ ђйтелђ.
    2. Язылыш кагыйдђсе аћлатыла.
    Хђбђрлек сњзлђр:
    1. Сњз тљркеме билгелђнђ.
    2. Мђгънђсе књрсђтелђ.
    Ымлыклар:
    1. Сњз тљркеме билгелђнђ.
    2. Мђгънђсе књрсђтелђ.
    Аваз ияртемнђре:
    1. Сњз тљркеме билгелђнђ.
    2. Мђгънђсе, нђрсђгђ охшатып ясалганы аћлатыла.

    Тикшерњ њрнђге:


    Канатларны селкетерлек хђле калмагач кына, башын њзе љйгђн кљрт љстенђ куеп, ялга туктый. (Ф. Яруллин)

    канатларын (селкетерлек) - тамыр нигезле уртаклык исем, тљшем килешендђ, књплек санда, III зат тартым белђн тљрлђнгђн, берлектђ, ќљмлђдђ туры тђмамлык булып килђ.
    селкетерлек (хђле) - ясалма нигезле сыйфат, аергыч.
    хђле (калмагач) - тамыр нигезле исем, уртаклык исеме, баш килештђ, Ш зат тартым, берлек санда, ия.
    калмагач (куеп) - тамыр нигезле хђл фигыль, юклыкта, хђбђр.
    кына - чиклђњче кисђкчђ, аерым языла.
    башын (куеп) - тамыр нигезле уртаклык исем, тљшем килешендђ, III зат тартым, берлек санда, тђмамлык.
    њзе - тамыр нигезле алмашлык, билгелђњ алмашлыгы, баш килештђ, III зат тартым, берлектђ, ия.
    љйгђн (кљрт љеме) - тамыр нигезле уткђн заман сыйфат фигыль, хђбђр.
    куеп (туктый) - тамыр нигезле хђл фигыль.
    туктый - тамыр нигезле хђзерге заман хикђя фигыль, III зат, берлек санда, хђбђр.


    Качма инде, нигђ юкка качарга? (Л. Айтуганов)


    качма инде - тамыр нигезле боерык фигыль, II зат, юклыкта, кушма хђбђр (инде - кисђкчђ, боеру мђгънђсен йомшарта).
    нигђ - тамыр нигезле сорау алмашлыгы, хђл.
    юкка - рђвеш, сђбђп-максат рђвеше (модаль сњзгђ юнђлеш килеше -ка кушымчасы ялганып, яћа сњз тљркеме ясаган), хђл.
    качарга - тамыр нигезле инфинитив, хђбђр.

    VI. С И Н Т А К С И С.

    Гади ќљмлђ синтаксисы

    Синтаксис - телнећ тљзелешен љйрђнђ торган фђн.
    Синтаксисныћ тљп материалы - бђйлђњче чаралар, ђ тљп берђмлеге - ќљмлђ.
    Синтаксисныћ ић кечкенђ берђмлеге буларак сњзтезмђ. Сњзтезмђнећ сњздђн џђм ќљмлђдђ аермасы. Сњзтезмђлђрне ияртњче кисђктђн чыгып тљркемлђњ (исем, фигыль, сыйфат, сан, алмашлык, рђвеш, хђбђрлек сњзле сњзтезмђлђр џђм аларныћ њзенчђлеклђре).
    Сњзтезмђдђ иярњче сњзне ияртњчегђ бђйли торган чаралар:
    1) килеш кушымчалары (-ныћ,-нећ; -га,-гђ), булу-булмауны (-лы, -ле, -сыз,-сез) белдерњче, чагыштыруны (-дай, -дђй, -тай,-тђй, -ча,-чђ) белдерњче кушымчалар.
    2) фигыль формалары (сыйфат фигыль, хђл фигыль, шарт фигыль, исем фигыль, инфинитив формалары).
    3) 6ђйлеклђр џђм бђйлек сњзлђр.
    4) билгесез килеш формасы, янђшђлек юлы белђн иярњ.
    Ќљмлђ турында тљшенчђ. Мљстђкыйль бер сњзгђ дђ буйсынмаган баш кисђктђге сњзне таба белњ. Ќљмлђне оештыручы њзђклђр.
    Хђбђрлекле мљнђсђбђт.
    Ђйтњ максаты ягыннан ќљмлђ тљрлђре: хикђя, сорау џђм боерык ќљмлђлђр.
    Бер џђм берничђ хђбђрлекнећ булуына карап ќљмлђ тљрлђре: гади џђм кушма ќљмлђлђр. Ќљмлђ тезњдђ оештыручы њзђклђрнећ булу мљмкинлегенђ таяну, шул ќирлектђ ќљмлђ тљрлђре: ике составлы џђм бер составлы ќљмлђлђр.
    Сљйлђмне оештыру љчен кирђкле кисђклђрнећ катнашуына карап ќљмлђ тљрлђре: тулы џђм ким ќљмлђлђр.
    Вакыйга, књренешлђрне раслау яки инкяр итњгђ карап ќљмлђ тљрлђре: раслау џђм инкяр ќљмлђлђр.
    Ќљмлђдђ тойгыныћ ни дђрђќђдђ катнашуына карап ќљмлђ тљрлђре: тойгылы џђм гђдђти ќљмлђлђр.
    Ќљмлђдђ сњзлђр бђйлђнеше. Тезњле џђм ияртњле бђйлђнеш. Тезњле бђйлђнешне белдерњче чаралар: тезњче теркђгечлђр, тезњ интонациясе.
    Ияртњле бђйлђнешне белдерњче чаралар:
    1) килеш кушымчалары, булу-булмауны, чагыштыруны књрсђтњче кушымчалар;
    2) фигыль формалары;
    3) бђйлеклђр џђм бђйлек сњзлђр;
    4) янђшђлек юлы белђн иярњ;
    5) мљнђсђбђтле сњзлђр;
    6) ияртњче теркђгечлђр;
    7) теркђгеч сњзлђр;
    8) кљттерњ интонациялђре џђм аныклау интонациясе.
    Ќљмлђнећ баш кисђклђре. Ия, аћа хас њзенчђлеклђр. Иянећ тљрлђре. Хђбђрнећ барлык сњз тљркемнђре белђн дђ бирелђ алуы. Гади џђм кушма хђбђр. Ия белђн хђбђр арасында сызык кую очраклары.
    Ќљмлђнећ иярчен кисђклђре. Аергыч џђм аныћ тљп билгесе, аерылмышка бђйлђнњ юллары.
    Тђмамлык. Туры џђм кыек тђмамлыклар.
    Хђллђр џђм аларныћ тљп њзенчђлеклђре. Хђллђрне мђгьнђлђренђ карап тљркемлђњ: вакыт, урын, сђбђп, максат, рђвеш, књлђм, шарт, кире хђллђр џђм аларны ияртњдђ катнашучы чаралар.
    Бер составлы ќљмлђлђр.
    Баш кисекнећ кайсы сњз тљркеме белђн бирелњенђ карап бер составлы ќљмлђлђрне фигыль ќљмлђ, исем (атау) ќљмлђлђргђ бњлњ.
    Тулы џђм ким ќљмлђлђрне билгелђњ, аларны куллану.
    Тойгылы ќљмлђ њзенчђлеге.
    Тиндђш кисђклђр турында тљшенчђ. Тиндђш кисђклђрнећ њзара бђйлђнеше. Тиндђш кисђклђр янында теркђгечлђр. Тиндђш џђм тиндђш булмаган аергычлар.
    Тиндђш кисђклђр янында гомумилђштерњче сњзлђр (џђммђсе, бљтенесе, барысы, џичбере џ.6.).
    Тиндђш кисђклђр џђм гомумилђштерњче сњзлђр янында тыныш билгелђре.
    Ќљмлђдђ сњз тђртибе. Сњзлђрнећ туры тђртибе (ия-хђбђр, аергыч-аерылмыш џ.б). Сњзлђрнећ кире тђртибе (хђбђр-ия, аерылмыш-аергыч џ.б).
    Ќљмлђнећ аерымланган кисђклђре. Аерымланган хђллђр џђм алар янында тыныш билгелђре.
    Аныклагыч. Аныклагычныћ аерымлануы. Аныклагычлар янында тыныш билгелђре.
    Эндђш сњз, аныћ бирелеше. Эндђш сњз янында тыныш билгелђре.
    Кереш сњзлђр (ђлбђттђ, билгеле, зинџар, кыскасы џ.б.).
    Мђгънђлђренђ карап кереш сњзлђрне тљркемлђњ. Кереш сњзлђр янында тыныш билгелђре.
    Туры џђм кыек сљйлђм, алар янында тыныш билгелђре.
    Туры сљйлђмнећ њзенчђлеклђре: диалог, цитата, аларда тыныш билгелђре. Туры џђм кыек сљйлђмгђ ђйлђндерњ.

    Кушма ќљмлђ синтаксисы.

    Кушма ќљмлђ турында тљшенчђ. Кушма ќљмлђ тљрлђре.
    Тезмђ кушма ќљмлђ. Тезњле бђйлђнешне белдерњче чаралар: тезуче теркђгечлђр џђм тезњ интонациясе. Теркђгечле џђм теркђгечсез тезмђ кушма ќљмлђлђр, алар янында тыныш билгелђре. Тезњче теркђгечлђрнећ мђгънђ њзенчђлеклђре.
    Иярченле кушма ќљмлђлђр. Ќљмлђлђр арасында ияртњле бђйлђнеш џђм аныћ чаралары.
    Иярченле кушма ќљмлђлђрнећ тљзелеш ягыннан тљрлђре: синтетик џђм аналитик иярченле кушма ќљмлђлђр. Аларныћ њзенчђлеге. Иярченле кушма ќљмлђдђ тыныш билгелђре.
    Иярченле кушма ќљмлђлђр синонимлыгы. Кушма ќљмлђлђрне бер тљрдђн икенче тљргђ њзгђртеп кору.
    Иярчен ќљмлђлђрне мђгънђ ягыннан тљркемлђњ. Иярчен ия ќљмлђ. Аныћ тљрлђре, баш ќљмлђгђ бђйлђњче чаралары. Иярчен хђбђр ќљмлђ. Аныћ баш ќљмлђгђ бђйлђнњ юллары. Иярчен тђмамлык ќљмлђ. Аныћ синтетик џђм аналитик тљрлђре; баш ќљмлђгђ бђйлђнњ юллары. Иярчен аналитик ќљмлђ. Иярчен хђл ќљмлђлђр (урын, вакыт, сђбђп, максат, рђвеш, књлђм, шарт, кире). Аларныћ синтетик џђм аналитик тљрлђре џђм баш ќљмлђгђ бђйлђнњ юллары.
    Иярченле кушма ќљмлђлђрдђ тыныш билгелђре.
    Катлаулы тљзелмђлђр: књп иярченле кушма ќљмлђ, катнаш кушма ќљмлђ, тезем. Књп иярченле кушма ќљмлђлђрдђ иярчен ќљмлђлђрнећ баш ќљмлђгђ тиндђш иярњле, тиндђш тњгел иярњле, бер-бер артлы, берничђ иярњле булып килњлђре. Катнаш кушма ќљмлђдђ ќљмлђлђр арасында тезњле џђм ияртњле бђйлђнешнећ булуы. Тезем. Теземнећ санау џђм йомгаклау бњлеклђре. Катлаулы кушма ќљмлђлђрдђ тыныш билгелђре.

    Татар телендђ тыныш билгелђре.

    Тыныш билгелђрен куюныћ нигезлђре.
    Тыныш билгелђре џђм интонация. Нокта, сорау, љндђњ билгелђре. Куп нокталар џђм куштырнаклар куела торган очраклар.
    Љтер, нокталы љтер, ике нокта куела торган очраклар.
    Сызык џђм ќђялђр куела торган очраклар. Тыныш билгесе буларак кызыл юл (абзац).
    Тыныш билгелђренећ куелышын аћлату љчен, тњбђндђге темаларга игъти6ар итђргђ кирђк:
    • нинди ќљмлђлђрдђн соћ кайсы тыныш билгелђре куела?
    • тойгылы ќљмлђдђ тыныш билгелђрен куюда нинди њзенчђлеклђр бар?
    • кушма ќљмлђдђге гади ќљмлђлђр арасында тыныш билгесенећ ни љчен куелуын аћлатырга.
    • аерымланган иярчен кисђклђр, тиндђш кисђклђр, гомумилђштерњче сњзлђр, эндђш сњзлђр, кереш сњзлђр янында нинди билгелђр куела?
    • туры сљйлђм белђн автор сљйлђме арасында тыныш билгесе куюныћ тљп ничђ очрагы бар?

    Сњзтезмђлђрне тикшсрњ тђртибе:

    1. Иярњче ќђм ияртњче сњзлђрне ђйтергђ;
    2. Иярњче џђм ияртњче сњзлђрнећ нинди сњз тљркеме белђн белдерелњен билгелђргђ;
    3. Бу сњзлђрнећ нинди грамматик чаралар ярдђмендђ бђйлђнњен књрсђтергђ;
    4. Иярњче сњз белђн ияртњче сњз арасындагы мђгънђ нисбђтен ачыкларга.

    Сњзтезмђлђрне тикшерњ њрнђге:

    Мђктђпкђ бару.
    Бу - исемле фигыль сњзтезмђ; иярњче сњз ияртњчегђ юнђлеш килеше кушымчасы ярдђмендђ ияргђн, ул эш-хђрђкђтнећ урынын белдерђ.

    Кызыл алма.
    Бу - сыйфатлы исем сњзтезмђ, иярњче сњз ияртњчегђ янђшђлек юлы белђн иярђ, ул предметныћ 6илгесен белдерђ.

    Ќљмлђлђрне тикшерњ тђртибе.

    Гади ќљмлђне тикшерњ. Бу очракта тњбђндђге сорауларга ќавап бирњ књз алдында тотыла.
    • ике составлымы, бер составлымы? Бер составды булса, анын - кайсы тљренђ карый?
    • кимме, тулымы? Ким булса, анда кайсы кисђк кулланылмаган?
    • ђйтњ максаты ягыннан ќљмлђ тљрлђре (хикђя, сорау, љндђњ).
    • ќинакмы, жђенкеме?
    • инкярмы, раслаумы? Инкяр булса, ул нинди юл белђн белдерелђ?
    • тиндђш яки аерымланган кисђклђр юкмы?
    Менђ шул нигездђ ќљмлђгђ тулы билгелђмђ бирелђ.

    Урнђк:

    Кошлар, бер кара болыт булып ќыелып, џавадан тљшми очтылар. (Гарђфи Хђсђнов)

    Ќљмлђне укып, тыныш билгесенећ куелышын, язылыш дљреслеген тикшереп чыкканнан соћ, ия џђм хђбђрнећ асларына сызыла. Бу эшлђнгђч, гомуми билгелђмђне язып куябыз:

    Бу - ике составлы, тулы, раслау, гади хикђя ќљмлђ.

    Тойгылы ќљмлђне књрсђтђ торган билгелђр булмаганда, гадђти дигђн сњз язылмый.

    Тулы анализ дђвам итђ: ќљмлђ кисђклђре аерым тикшерелђ.
    кошлар - гади ия;
    очтылар - гади фигыль хђбђр;
    тљшми - рђвеш хђле, хђбђргђ хђл фигыль формасы аша (белђн, ярдђмендђ) иярђ;
    џавадан - урын хђле, тљшми сњзенђ чыгыш килеше кушымчасы аша иярђ;
    ќыелып - рђвеш хђле, хђбђргђ хђл фигыль формасы ярдђмендђ иярђ;
    болыт булып - рђвеш хђле, ќыелып сњзенђ булып бђйлек сњзе аша иярђ;
    кара - аергыч, болыт сњзенђ янђшђлек юлы белђн ияргђн;
    бер - шулай ук.

    Соћыннан ќљмлђдђге тыныш билгелђренећ ни љчен куелуен аћлатабыз:
    1) хикђя ќљмлђдан соћ нокта куела,
    2) аерымланган рђвеш хђле (ќыелып) бар, аныћ ярым хђбђрлеккђ ия булуыннан чыгып џђм њзен иярткђн сњзнећ ераклашуын истђ тотып, бу тљркемдђге лексик берђмлеклђр янына љтерлђр куябыз.

    Бер составлы ќљмлђне тикшерњ њрнђген дђ карап њтик.

    Биредђ аћа бигрђк тђ ямансу булып китте. (Н Гыйматдинова)

    Бу - билгеле њтђњчеле бер составлы, тулы, раслау, гади хикђя ќљмлђ.
    Ямансу булып китте - кушма хђбђр;
    биредђ - урын хђле, хђбђргђ урын-вакыт килеше кушымчасы аша иярђ;
    аћа - кыек тђмамлык, хђбђргђ юнђлеш килеше ярдђмендђ иярђ;
    бигрђк тђ - књлђм хђле, хђбђргђ янђшђ торып иярђ.
    Монда ике искђрмђ ясап њтњ урынлы булыр:
    1. ия булмаса да, бу ќљмлђне тулы дип билгелибез, чљнки бер составлы фигыль ќљмлђдђ ияне кую мљмкинлеге булмый;
    2. бигрђк тђ сњзен књлђм хђле дип карыйбыз: сыйфат џђм рђвешне ачыклап килгђн сњз књлђм хђле була.
    Кушма ќљмлђлђрне тикшергђндђ, тубђндђгелђр искђ алына:
    • кайсы тљрдђге кушма ќљмлђ: тезмђме, иярченлеме икђнлеге,
      катлаулы кушма ќљмлђнећ тљрлђре: књп иярченлеме (тиндђш, тиндђш тњгел, бер-бер артлы, берничђ тљр иярњле), катнаш кушма ќљмлђме икђнлеге ачыклана.
    Кушма ќљмлђне тикшерњ менђ бу тђртиптђ алып барыла:
    1. Баш килештђге, башка бер сњзгђ дђ буйсынмаган лексик берђмлекне табып, аныћ турында хђбђр итђ торган сњзне эзлибез, аларныћ беренчесенђ (иягђ) бер сызык, икенчесенђ ике сызык сызабыз. Бер генђ баш кисђкле ќљмлђнећ дђ булу ихтималын истђ тотып, чиклђњне билгелибез, аларны ќђя эчендђ саннар белђн књрсђтђбез.
    2. Ќљмлђ эчендђ књрсђтњ билгелђњ алмашлыкларыныћ булу булмавын књзаллап чыгарга, аларныћ мљнђсђбђтле сњзме икђнен ачыклап њтђргђ кирђк.
    3. Ќљмлђлђр санынча дњртпочмаклар сызып схема тљзибез: дњртпочмакларны бђйлђнеш тљренђ карап урынлаштырабыз џђм тоташтырабыз; тљзњле бђйлђнеш булганда, алар туры яссылыкта бирелђ, ике арага янђшђ ике сызык (тигезлек билгесе) куела; ияртњле бђйлђнеш булганда, аслы-љсле сызыла џђм иярчен ќљмлђдђн башќљмлђгђ ук њткђрелђ. Бу шартлы билгелђр янында ук бђйлђњче чараныћ тљре књрсђтелђ.
    4. Дњртпочмаклар эченђ гади ќљмлђнећ тђртип саны, тљзелеше, мђгънђ ягыннан тљре языла.
    5. Ќљмлђгђ гомуми билгелђмђ бирелђ.
    Ђйтелгђннардђн чыгып, кушма ќљмлђне тикшерњнећ њрнђклђрен карыйк.

    Тезмђ кушма ќљмлђне тикшерњнећ њрнђге:

    (1) Яз килде, (2) барча тереклеккђ мђшђкатьлђр башланды. (М. Хђбибуллин)
    Ќљмлђнећ схемасы:

    Бу - тљзмђ кушма ќљмлђ.

    Иярченле кушма ќљмлђне тикшерњнећ њрнђге:

    (1) Кояш баюныћ матурлыгын карый-карый, (2) аркасы буйлап суык ќил њткђнне (1) сизми калды. (Г. Исхакый)

    Бу - иярченле кушма ќљмлђ.

    Кирђк булса, џђр гади ќљмлђгђ билгелђмђ бирелеп, ќљмлђ кисђклђре аерым-аерым тикшерелђ.


    Књп иярченле катлаулы кушма ќљмлђне тикшергђндђ дђ шул ук юлны њтђбез: ќљмлђлђрнећ (хђбђрлекле мљнђсђбђтнећ) саны билгелђнђ, бер генђ баш ќљмлђ булырга тиешлеге књз ућында тотыла, иярчен ќљмлђне ияртњдђ катнашкан барлык чаралар да књрсђтелђ, иярчен ќљмлђлђрнећ тљзелеше (синтетик яки аналитик), мђгънђ ягыннан тљре (иярчен ия, хђбђр, аергыч, аныклагыч, сђбђп, вакыт ... ) без эшлђгђн сызымда урын ала. Соћыннан гомуми билгелђмђ язып куела.
    Имтихан алучыныћ телђгенђ карап, катлаулы кушма ќљмлђ эчендђге џђр гади ќљмлђнећ, барлык њзенчђлеклђре, ќљмлђ кисђклђре, бђйлђњче чаралар аерым-аерым тикшерелергђ мљмкин.

    Књп иярченле катлаулы кушма ќљмлђнећ дњрт тљреннђн берсен тикшерњ њрнђге:

    (1) Карлар тиз эреп, (2) ташкын кљчле булганга, (3) дђрья сулары, сљзђк урыннарны каплый килеп, књлгђ кушылды. (К. Нђќми)

    Бу бер-бер артлы иярњле књп иярченле катлаулы кушма ќљмлђ.


    Катнаш кушма ќљмлђне тикшергђндђ, кимендђ ике баш ќљмлђнећ тезњле бђйлђнештђ булырга тиешлеге истђ тотыла. Њзара тезњле 6ђйлђнештђ килгђн ќљмлђлђрнећ џич югында берђрсенђ тагын бер ќљмлђнећ ияреп килње шарт итеп куела, андый иярчен ќљмлђлђр берничђ џђм тљрле-тљрле булырга мљмкин.

    Катнаш кушма ќљмлђне тикшерњнећ њрнђге:

    Абыйсы белђн китђргђ Солтанныћ телђге шул кадђр зур иде: књћеле тулудан ул елап ќибђрђ язды, елак булып башкаларга књренергђ ярамый иде, шућа књрђ генђ ул еламады. (Г. Ахунов)

    Бу катнаш кушма ќљмлђ.


    Татар теле кушма ќљмлђлђргђ ић бай теллђрдђн санала, ул бђйлђњче чараларныћ синтетик тљрлђре белђн дђ, аналитик тљрлђре белђн бик иркен эш итђ. Бер генђ теллђр белђн чагыштырганда, бу яктан телебезнећ љстенлеклђре бик зур, аннан файдалана белергђ кирђк.

    Ђдђбият исемлеге.

    Зиннђтуллина К.З., Фатыйхова Ф.Ф. 9 нчы сыйныф љчен дђреслек.-Казан: Мђгариф, 1996.
    Зђкиев М.З., Сафиуллина Ф.С. Хђзерге татар ђдђби теле.-Казан: Мђгариф, 1994.-320 бит.
    Зђкиев М.З. Татар теле. 7-8 класс љчен дђреслек. Унберенче басма.-Казан: Таткитнђшр., 1988.-232 бит.
    Зђкиев М.З., Ибраџимов С.М. Татар теле. Унберьеллык урта мђктђпнећ 9 нчы сыйныф љчен дђреслек.-Казан: Мђгариф, 1994.-128 бит.
    Зђкиев М.З. Хђзерге татар ђдђби теленећ синтаксисы џђм пунктуациясе.-Казан, 1984.
    Исђнбђт Н. Татр теленећ фразеологик сњзлеге. 1к., 2к. Казан, 1989-90.
    Мифтахов Б.М., Сљнгатов Г.М. Татар теле. 7 нче класс љчен дђреслек.-Казан: Мђгариф, 1993.-143 бит.
    Саттаров Г.Ф. Ни љчен шулай аталган?-Казан: Таткитнђшр., 1971.
    Саттаров Г.Ф. Татар исемнђре сњзлеге.-Казан: Таткитнђшр., 1981.
    Сафиуллина Ф.С. Хђзерге татар ђдђби теле.-Казан: КДУ нђшр., 1993.
    Сафиуллина Ф.С. Хђзерге татар ђдђби теле. Књнегњлђр џђм кызыклы материаллар ќыентыгы.-Казан, 1992.
    Сафиуллина Ф.С., Ибраџимов С.М. Татар теле. 7 нче сыйныф љчен дђреслек.-Казан: Мђгариф, 1994.
    Сафиуллина Ф.С., Ибраџимов С.М., Вафина Э. Татар телендђ тыныш билгелђре. Белешмђ.-Казан : Мђгариф, 1995.-45 бит.
    Татар теленећ аћлатмалы сњзлеге.-Т.1, Казан, 1977; Т.2. 1979; Т.3. 1981.
    Татар теленећ диалектологик сњзлеге.-Казан: Таткитнђшр., 1969.
    Татар теленећ орфографик сњзлеге.-Казан: Таткитнђшр., 1983.-280 бит.
    Тумашева Д.Г. Хђзерге татар ђдђби теле: морфология.-Казан, 1978.
    Ханбикова Ш.С. Синонимнар сњзлеге.-Казан:Таткитнђшр., 1962.
    Юсупов Р.А. џ.б. Татар теле: Унберьеллык урта мђктђпнећ 5 нче сыйныф љчен дђреслек.-Казан: Мђгариф, 1995.-214 бит.
    Юсупов Ф.Ю џ.б. Татар теле: Унберьеллык урта мђктђпнећ 6 нче класс љчен дђреслек.-Казан: Таткитнђшр., 1992.-254 бит.



    Татарстан республикасыныћ компьютер челтђре Web-серверы
    ©1997-99 Казан дђњлђт университеты